Семья Асата и Хашии Габдулвалиевых отмечает свой 70-летний юбилей совместного проживания

15 мая 2018 г., вторник

Ныклы гаилә - ир-ат өчен дә, хатын-кыз өчен дә җылы учак, илһам чыганагы ул. Чаллы Башы авылында гомер итүче Хашия апа белән Әсәт абый Габдулвалиевлар 70 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып, матур яшиләр.

Алар 1948 елны икәү бергә тормыш корып җибәргәннәр. Шул гомер эчендә ни генә кичермәгән бу ике җан. 70 ел буена шатлыклары да, кайгылары да уртак булган. Тату гаиләнең мәхәббәт җимешләре булып җиде бала дөньяга килгән. Җидесенә дә яхшы тәрбия һәм белем биреп, зур тормышка аяк бастырганнар. Инде алар да үз тормышларын корып, балалар үстереп, оныклар тәрбиялиләр. Әсәт абый белән Хашия апаның 14 оныгы, 15 оныкчыклары үсеп килә.

- Аллага шөкер, оныклар гына түгел, оныкчыклар да күрергә насыйп булды, әле тагын ишәергә торабыз, - диләр алар шатланып. - Дөньялар тыныч, имин, балаларыбыз сау-сәламәт булсын иде, - ди өлкәннәр.

Сугыштан соңгы авыл тормышы җиңел булмагандыр, ләкин алар беркайчан да зарлануны белмәгән, һәр эштән тәм табып, тормышның кадерен белеп яшәгәннәр.

Бүгенгесе көндә алар балаларының кадер-хөрмәтен күреп, улы Марат, килене Гөлфинур тәрбиясендә матур гомер кичерәләр. Тормыш иткән вакытта төрле авырлыклар кичерсәләр дә, алар бүгенге тормыштан канәгать.

Әсәт абый биш вакыт намазын калдырмыйча мәчеткә йөри. Тормыш иптәше Хашия апаны да тәрбия кыла.

Әйе, арабызда ярату, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер иткән, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик 70 ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм онык-оныкчыкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Аларга киләчәктә дә исәнлек-саулык, тигез тормышта шатланып яшәүләрен теләп калабыз.

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International