Авыл тарихы

Шахмай авылы тарихыннан

Кармәт дигән авылдан, моннан 250 еллар элек, Караев дигән бер кеше, үзенә җир алып бу авылга килеп утырган. Аның улыныц исемен Шахмай дип кушалар. Бераздан соң бу кеше янына башкалар да килеп утырганнар. Ул вакытта авыл уртасыннан елга аккан. 1881 елда бу инеш Кызыльяр купереннән башланган. Су шаулап купер астыннан килеп чыккан. Яз көне су шулкадәр кутәрелә, хәтта купердән ат белэн дә чыгып булмаган. Авыл читән белән тотып алына. Кырыйдагы йорттан янгын чыга, авыл бөтенләй янып бетә. Халык бар әйберен басу капкасы янына ташый. Көзгә кадәр халык шунда зур мич чыгарып бергә пешереп бергә ашый. Урман хәзерге тау башында гына була. Шуннан урман кисеп йортлар салалар. Көзгә кадәр бар халык та йорт-жирле була. Яңа авыл Шахмай дип атала башлый.

Еллар уза, авылда бер-бер артлы байлар килеп чыга. Байларнын берсе Сабир, берсе Шакиржан була. Сабир байның сарыклары узенә бер көтү булып йөриләр. Аның хезмәтчеләре дә була. Ә Шакирҗан байның кибете була. 1890 елда ул узенә ике этажлы кирпечтән йорт салдыра. Бу байның Шахмай авылындагы имениесеннән тыш Алабугада да зур имениесе була. Революция елларында аның Шахмайдагы имениесе беткәч Алабутадагысы да бетерелә. 1917 елда аның таш йортын мәктәп ясыйлар. Ул 1966 елга кадәр мәктәп, аннан сон балалар бакчасына узгәртелә. 2005 елда бина узгәртелеп ремонтланды һәм бугенгесе көндә ул бинада авыл җирлеге, фельдшер- акушерлык пункты , элемтә бүлеге урнашкан.

Авылның өч мәчете була. Авыл уртасындагы мәчетнең манарасы киселгәч, ул бина 1980 кадәр клуб вазыйфасын башкарды. Калган мәчетләр бөтенләй бетерелә.

Гражданнар сугышы Шахмай авылына да кагылмыйча утми, сәнәклеләр, мадъярлар явы үтеп бер генаһсыз кешеләрне үтереп киткәннәр. Авыл халкы шул сугышта шәһит киткәннәрне авылның икенче очындагы күпер янына жирләгәннәр, бу күпер изгеләр купере дип йөртелә.

1929 елда Шахмай авылында да күмәк хуҗалыклар тезелә башлый. Бөтен авыл ирексезләп комбинатка кертелә. 1929 елда Сталинныц «Уңышлардан баш әйләнү» дигән мәкаләсе чыккач, авылдагы комбинат бетерелә. Казаннан авылга агитаторлар килеп йори. Алар үзләре теләгән кешеләр генә колхозга керергә тиеш диләр. 18 хужалык узе теләп колхозга керә. Рәис итеп Гирфанов Вильдан сайлана. Акрынлап барлык йортлар да колхозга кереп бетәләр. Аңа «Ирек» дигән исем биреләэ.

1941 елның 22 июнендә немец гаскәрләре илебезгә каршы сугыш башлый. Барлык Совет халкы кебек Шахмай халкы да кулга-кул тотынышып, бердәм булып Ватанны яклауга күтәрелә. 200 дән артык кеше сугышка китә, алар бөтен фронтларда да үз-үзләрен кызганмыйча батырларча көрәшәләр. 100 дән артык кеше батырларча һәлак булып яу кырында ятып калалар.

1958 елларда 4 колхоз берләшеп «Татарстан» колхозы тезелә. Аның үзәге Шахмай авылында урнаша. Аның беренче рәисе итеп Хөснетдинов Гайфетдин Тәхаутдин улы сайлана. Ул 1981 елга кадәр ( 23 елдан артык) шушы колхоз белән җитәкчелек итә. Колхоз терлекчелек һәм игенчелек буенча югары курсәткечләргә ирешеп алдынгылар рәтендә бара.

1976 елда беренчеләрдән булып авылга газ керә башлый һәм 1979 елларда барлык хужалыкларга да кереп бетә. 1991 елда авылда яңа мәчет эшли башлый.

Соңгы яңарту: 2023 елның 27 марты, 10:51

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International