ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының 10 нчы утырышы

2017 елның 5 октябре, пәнҗешәмбе

3 октябрьдә ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасының  10 нчы утырышы  узды.Яңа Чишмә районыннан анда  Яңа Чишмә МРС  каршындагы Яшьләр парламенты рәисе Ирина Лобачева катнашты.

            Яшь  парламентарийлар 2018 елга ТР Президентының Дәүләт Советына Юлламасында яңгыраган чаралар планын расладылар.

Утырыш эшчәнлегендә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, РФ ФҖ Дәүләт Думасы депутатлары, парламент комитетлары җитәкчеләре, министерство һәм ведомстволардан вәкилләр катнашты.

Көн тәртибендә алты мәсьәлә каралды.

            Утырыш вакытында Дәүләт Советында эвакуация игълан ителде, ләкин бу эш барышына комачауламады. Калган сорауларны карауны ДС бинасы янындагы скверда дәвам иттеләр. Яшьләр палатасының чираттагы утырышы ноябрьдә узачак дип планлаштырыла.

 

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International