Татарстан Росреестры ришвәтсез

2017 елның 6 октябре, җомга

 Хөрмәтле  гражданнар! Татарстан Росреестры ришвәткә каршы "Ышаныч телефоны"н   искә төшерә:8 (843) 255 – 25 – 77.

 

 "Ышаныч телефоны" түбәндәге фактларны карый:

-  гражданлык хезмәткәрләренең  гамәлләрендә  ришвәтчелек   чагылышы;

- гражданлык хезмәткәрләренең  гамәлләрендә   мәнфәгатьләр конфликты;

-гражданлык хезмәткәрләренең  чикләүләр һәм тыюларны үтәмәүләре.

 

"Ышаныч телефоны"на  шалтыраткан очракта Ф.И.О., ришвәтчелек фактлары, ришвәтчелек белән бәйле  закон бозуның башка күренешләре  турында хәбәр итәргә кирәк.

Аноним  шалтыратулар каралмый.

Җавап алу өчен үз телефоныңны, почта адресыңны яки электрон адресыңны әйтергә кирәк.

РФ  ҖК ның 306 статьясы буенча, белә торып ялган хәбәр җиткерү өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

 

Пресса хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International