2017 елның 17 октябрендә Лосева Нина Николаевна үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

2017 елның 17 октябрендә Лосева Нина Николаевна үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Яңа Чишмә МР башлыгы ярдәмчесе Попкова Н.И.  һәм Яңа Чишмә  авыл   җирлеге  Башкарма комитеты җитәкчесе  Иванов А.В. юбилярны бәйрәм белән котладылар  һәм истәлек бүләге тапшырып, сәламәтлек, бәхет, иминлек теләделәр.

Нина Николаевна  19 ел  Яңа Чишмә  авыл җирлегендә сәркатип булып эшли. Аны хезмәттәшләре һөнәри һәм шәхси сыйфатлары өчен югары бәялиләр,  кызыксынуларының киңлеге һәм бетмәс энергиясенә сокланалар.
          Нина Николаевна   лаеклы ялда да актив тормыш алып бара, «Сеняночка»  үзешчән коллективы  әгъзасы, спорт белән шөгыльләнә, җәмәгать  эшлрендә актив катнаша. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International