Әдәмсәдә храмнар яңартыла

2017 елның 18 октябре, чәршәмбе

Әдәмсәдә изгеләштерелгән куполлар храм бинасына урнаштырылды. Әлеге эшләр Әдәмсә авылыннан булган Мәскәү өлкәсе храмы настоятеле Виктор Вечкановның спонсорлык ярдәме белән  башкарылды.

Бу көннәрдә шул ук эшчеләр бригадасы җирле мәчетнең түбәсен дә алыштырып бетерде. Бу эшнең хәйриячесе тумышы белән шул авылдан булган, хәзер Чистайда яшәүче  Әсхәт Гарифуллин булды.

 Авылдашлары хәйрия ярдәме өчен якташларына  рәхмәтләрен белдерә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International