Хезмәтнең соры базары

2017 елның 19 октябре, пәнҗешәмбе

Хезмәтнең  соры базары дигәндә хезмәт килешүләрен  язмача рәсмиләштермичә, бухгалтер документларында рәсмиләштерелмәгән түләүләр, хокукый килешүләр төзелмәгән очракта әйтелә. Мондый рәсмиләштерелмәгән хезмәт мөнәсәтләре хезмәткәрне хезмәт хаксыз калдырырга мөмкин.

            Кабул ителгән норматив- документлар буенча, минималь хезмәт хакы       8848 сум, ( для внебюджетного сектора экономики)  7800 сум (для организаций, финансируемых из федерального бюджета).

РФ Хезмәт кодексының 68 маддәсе буенча  эшкә кабул итү эшмәкәрнең приказы нигезендә башкарыла.3 көн эчендә хезмәткәргә  имза куйдырып, җиткерелә.

            Эшкә алынганда,  хезмәт бирүче  эчке хезмәт тәртибе , хезмәткәрнең төп вазыйфалары, күмәк договор белән таныштырырга тиеш.

Хезмәт хакы “конвертта” бирелгән очраклар ешаеп китте. Әлеге хәл аркасында  хезмәткәр дә, бюджет  һәм бюджетан тыш фондлар да салым рәвешендәге табышларының бер өлешен   югалта. Бу исә хезмәт, пенсия һәм башка өлкәләрдә дәүләт гарантияләреннән мәхрүм итә.

Яңа Чишмә районындагы шундый закон бозу очраклары турында  8(84348)2-23-43, 2-24-97  телефоны буенча хәбәр итәргә була.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International