Игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" хештегы белән билгеләнә.

2018 елның 13 марты, сишәмбе

 

             Социаль проблемаларны күтәрү, халыкның гражданлык активлыгын арттыру максатында 12-19 мартта Татарстан Республикасында "Язгы игелек атнасы" акциясе үткәрелә. Игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН" хештегы белән билгеләнә. Яңа Чишмә өлкәннәр һәм инвалидлар йортында бу атнада бик күп чаралар каралган. Беренче көн бурычы – толерантлык тәрбияләү, шәфкатьлелек һәм мәдәният, милләтара аралашуны пропагандалау. Бу максаттан безнең йортта бүген "Халыклар дуслыгы йорты" чара үткәрде.  Рус, татар, әрмән халыклары вәкилләре дуслык һәм игелек дәресе, яхшы сүзләр эстафетасы үткәрделэр. Аннары игелекле эшләр эстафетасын  балалар сәнгать мәктәбе укытучылары дәвам итте. Алар акварельдән рәсем ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр. Безнең әбиләр һәм бабайлар бик теләп катнашты бу флешмобта, алар үзләре рәсем ясаудан зур шатлык алдылар.

 

 

Специалист по социальной работе Мустафина Г.Ф.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International