Хоккейчы белән очрашу

2018 елның 10 апреле, сишәмбе

2018 нче елның 6 нчы апрелендә Зиреклее лицее, халык иҗаты һәм көнкүреше музее, лицейның физкультура укытучысы Габетдинова Гөлшат «Нефтехимик» хоккей командасының саклаучысы, 44 нче номер астында чыгыш ясаучы Шәрипҗанов Дамир белән лицей укучылары һәм педколлективының очрашуын уздырды.

Дамир турында кыскача белешмә:

Дамир Шәрипҗанов 1996 елның 17 февралендә Түбән Кама шәһәрендә туган. Яр Чаллы дәүләт педагогия университетының  «Физкультура белгечлеге» бүлеген тәмамлый.

Хоккейчы, Түбән Каманың «Нефтехимик» хоккей клубында тәрбияләнгән, сул як сакчысы (защитник, хват левый). 2012-2013 нче елгы сезонда «Нефтехимик» - «Реактор»да яшьләр командасында уйный . Яшьләр командасында булганда «Ак Барс - 96» хоккей командасы составында уйнаганда клуб командалары арасында 2 тапкыр (2011,2012 елларда) Россия чемпионы була.

2013 елда Төньяк Америкага юнәлә, анда 3 ел «Оуэн Саунд-Аттак» исемендәге Онтарио (Канада) яшьләр лигасы командасында уйный. 2015 елда «Лос-Анджелес Кингз» НХЛ командасы белән 3 елга контракт төзи. 2016-2017 ел сезонында аның «Онтарио Рейн» фарм-клубында уйный.

Россиядә даими рәвештә юниор һәм яшьләрнең җыелма командаларында, Чакыру Кубокларында, Глинка мемориалында, юниорларның 2014 елда Хельсинкида узган бөтендөнья чемпионатында катнаша.

2015-2016 елларда Россиянең U-20 яшьләр җыелма командасы составында Канада – Россия Суперсерия уеннарында катнаша.

Хоккей буенча Россиянең яшьләр җыелма командасы U-20 МЧМ-2016 да   көмеш медаль яулый. Ул уен 2015 елның 26 декабреннән 2016 елның 5 гыйнварена кадәр Финляндия башкаласы Хельсинкида уза.

2017 елда «Нефтехимик» хоккей клубына кайта, 57 матч уздырып, 16 очко җыя, бер уенда бозда уртача 20 минут үткәрә.

Очрашу Зирекле лицеенда җыйнак кына бизәлгән һәм җиһазландырылган тарих кабинетында узды. Очрашуда лицей директоры җитәкчелегендә укытучылар һәм 1-11 нче сыйныф укучылары катнашты. Очрашуны физкультура укытучысы Габетдинова Гөлшат башлап җибәрде һәм алып барды, иң элек кунак белән таныштырды.

Дамир үзе турында кыскача гына сөйләп, хоккей белән 4-5 яшьтән үк шөгыльләнә башларга кирәклегенә, мәктәптә барлык фәннәрне дә яхшы үзләштерү, чит телне өйрәнү кирәклегенә, ЕГЭ га җитди әзерләнергә, үз вакытыңны дөрес бүләргә, тренировкага да, мәктәпкә дә, дуслар белән очрашуларга да вакыт калдыра белергә кирәклегенә басым ясады. Шул ук вакытта дөрес, яхшы, калорияле туклану турында да кайгыртырга кирәк, чөнки уйнаганда травма алмас өчен, көч алымнарына да каршы тора алырлык булырга кирәк.

Шуннан соң, барлык теләүчеләргә үз сорауларын бирергә мөмкинлек тудырылды. Сораулар гадәттән тыш күп булды: ничә яшьтән хоккей белән шөгельләнә башларга кирәк, хоккей белән генәме, әллә спортның башка төрләре дә кирәкме? Мәктәптә, институтта ничек укыдың, чөнки уеннар бит Түбән Камада гына узмый, сессияләрне ничек тапшырдың, чит илгә кем тәкъдиме белән киттең, андагы командалар сине ничек кабул итте, нинди телдә аңлаштың? Канада һәм Америка хоккее Россия хоккееннан аерыламы? Үз ана телеңне онытмадыңмы, татар булуың исеңнән чыкмадымы, горурланасыңмы татар улы булуың белән, үзебезнең җанатарларыбыз чит илдәгеләрнекеннән аерыламы, аларның теләктәшлекләре уйнаганда сезгә көч бирәме? Киемнәрең өчен кем түли, әллә үзегез аласызмы? Хоккейчының эш хакы күпме, команда алдына сезонга яки аерым матчларга бурычлар, максатлар куеламы? Уеннан соң анализны кем ясый? Үзеңнең киләчәккә максатың нинди, нинди бүләкләрең бар, шәхсән үзең ничә гол керттең, нинди күрсәткечләр буенча хоккейчыга бәя бирәләр; ашарга яратасыңмы, нәрсәләр ашыйсың, хоккейчы үз номерын ничек сайлый, һәм башкалар, һәм башкалар.

Очрашу җылы, ихлас, үзара дустанә һәм аңлашу атмосферасында узды. Дамир саф татарча барлык сорауларга тулы, кыска, ачыктан-ачык җаваплар бирде.

Ул укучыларга үзенең медальләрен, Канадада, Россиядә уен күренешләрен яздырган роликларын күрсәтте.

Очрашу ахырында кызлар, малайлар бик теләп Дамир алып кайткан свитерларын киеп, фотога төштеләр. Дамир барысына да хоккейчы формасында  төшкән фотосы белән автограф бүләк итте.

Балалар да спорт белән, хоккей матчлары белән кызыксынуларын, белемнәрен күрсәтә алдылар. Ышанам, бу очрашу балаларның спорт тормышына, хоккей белән кызыксынуларына зур импульс, этәргеч бирер. Моңа физкультура укытучысы Гөлшат Габдулловна да, директор Айрат Минвәлиевич та ихластан зур ышаныч белдерделәр.

Шәхсән үзем - хөрмәткә лаек, уңышлы һәм күренекле кешеләребез – якташларыбыз якында гына, безнең белән янәшәдә генә яшәүләренә игътибар иттем. Бары тик андыйларга игътибарлырак кына карарга һәм мондый очрашуларны даими нигездә уздырырга гына кирәк.

Очрашу өчен рәхмәт, Дамир!

Мидхәт Газыймов,

музейның фәнни хезмәткәре в, научный сотрудник музея

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International