Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

2018 елның 16 мае, чәршәмбе

Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез.

Үз йортында бәхетле булган гына бәхетле. Кеше яшәешенең асылын шушы гап-гади сүзләр ача да сала. Гаилә бәйрәме дә бәхетле булуның һәм үзара аңлашып яшәүнең кыйммәтен тагын бер мәртәбә искәртү өчен тәгаенләнә. 

Гаилә көне уңаеннан  Яңа Чишмә муниципаль районы “Ак калфак” оешмасының 2 филиалында район күләмендә , “Балалы солянка -2018” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә төрле номинациядә, барлыгы 9 гаилә көч сынашты.

Чараны алып баручылар - “Ак калфак“ оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе, авыл мәдәният йорты мөдире Айгөл Вафина һәм сәнгать җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина бик яхшы сценарий  әзерләгән һәм чара матур узды.
Илсөяр Дәүләтшина җитәкчелегендәге компетентлы жюри артистларның  чыгышын бәяләде.
Конкурста катнашучыларның барысы да бик матур,эчтәлекле  чыгыш ясадылар, тамашачылар аларның чыгышларын көчле алкышларга күмделәр.

Бәйге  ике номинациядә узды , беренчесе булса “Җыр” , икенчесе «Бию».

  Барлык чыгышларны карап узгач, бәйгедә катнашучыларга жюри нәтиҗә ясады, бу бәйгедә җиңелүчеләр юк, һәрбер гаилә берәр номинациядә җиңүче булып чыкты.  “Иң бердәм гаилә” исемен Тубылгы Тау авылыннан Каримов Фәнил, Роза, кызлары Рухия алдылар. “Иң музыкаль гаилә” исеменә Әдәмсә авылыннан Талипова Зөһрә, кызы Әлфинә белән, Чертуш авылыннан Хайруллина Эльвира, кызы Флүзә белән, Шахмай авылыннан Харрасова Ләйсән, улы Рифат белән лаек булдылар. “Иң күп балалы гаилә” исемен Чаллы Башы авылыннан Ибрагимова Гөлшат, кызлары Фирүзә, Гөлфинә, Илсинә алды. “Иң ретро гаилә ”- Акъяр авылыннан Халикова Рамиля, улы Әнвәр белән.

Бию номинациясендә, шулай ук, барда җиңүче булып чыкты. “Иң милли гаилә” номинациясендә – Әдәмсә авылыннан Шакирова Евгения, кызы Әмирә белән. “Иң оригиналь гаилә” исемен Әдәмсә авылыннан Тухбеева Алсу, кызы Әмирә белән алдылар. “Иң театраль гаилә” исеменә Тубылгы Тау авылыннан Абунагимова Эльвира, кызы Ралинә белән лаек булды.

“Ак калфак“  иҗтимагый оешмасыннан бәйгедә  катнашучыларның барысына да Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, бәйрәм бергәләп чәй эчү белән  төгәлләнде.

 

Ак калфак“ оешмасы җирле бүлекчәсе җитәкчесе Айгөл Вафина

 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International