2018 елның 24 маенда Шахмай урта мәктәбендә тантаналы бәйрәм – 9 һәм 11 сыйныфлар өчен “Соңгы кыңгырау” булып үтте.

2018 елның 25 мае, җомга

     2018 елның 24 маенда Шахмай урта мәктәбендә тантаналы бәйрәм – 9 һәм 11 сыйныфлар өчен “Соңгы кыңгырау” булып үтте. Бәйрәмгә түбәндәге кунаклар чакырулы иде: «ООО Агро Основа » директоры Нуретдинов Р.Ф., Шахмай һәм Акъяр авылы җирлеге башлыклары Гаризов И.Г., Гайнуллин Д.С., ветераннар Советы рәисе Шәрипов Ә.З., “Мирхәйдәп Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” җитәкчесе Сабирова Г.К., ветеран укытучылар, әти-әниләр. Шулай ук балаларны котларга Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Фасахов Р.Р. да килгән иде.  

    Башта мәктәп директоры Хәйруллин К.Н. педагогик совет утырышының имтиханга кертү карары белән таныштырды, олимпиадада җиңүчеләргә дипломнар, грамоталар, ГТО значокларын тапшырды.

Сәхнә түренә 9 сыйныф укучылары (12 бала) чыкты. Сыйныф җитәкчесе Кәлимуллина Э.Н. аларга уңышлар теләде.

    Аннан соң бәйрәмнең төп геройлары – 11 сыйныф укучыларына сүз бирелде. Шунысы кызыклы, быел укуны  уңган-булган 7 егет тәмамлый. Алар мәктәп белән,  яраткан укытучылары белән хушлашып,чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр, әти-әниләренә рәхмәт сүзләре җиткерделәр. Үз чиратында, бәйрәмгә килгән барлык кунаклар да егетләрне котладылар һәим истәлекле бүләкләр тапшырдылар. 1 сыйныф укучылары да  абыйларына шигырьләр сөйләделәр һәм имтиханнарда  уңышлар теләделәр. Бәйрәмнең иң дулкынландырган мизгеле булып  соңгы кыңгырау яңгырады.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International