18 июль көнне социаль сәясәт буенча депутатлар комиссиясе “Факел” балалар сәламәтләндерү лагерендә һәм «Йолдызлы десант» палаткалы лагеренда булдылар

2018 елның 20 июле, җомга

18 июль көнне  Вафин Рафис, Залалетдинова Жаудат һәм район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Лаврентьева Ольга җитәкчелендәгеы  социаль сәясәт буенча депутатлар комиссиясе  “Факел” балалар сәламәтләндерү лагерендә  һәм «Йолдызлы десант» палаткалы лагеренда булдылар. Лагерларда 100 дән артык  һәм якын-тирәдәге Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан килгән яшүсмерләр ял итә.

Беренче чиратта ашханә, анда пешерелгән ризыклар, ачык йөзле пешекчеләр , шәфкать туташы, техник персонал ,балалар белән танышу булды.

Комиссия рәисе Рәфис Вафин (Яңа Чишмә РҮХ баш табибы) лагерҗ хезмәткәрләренең журналларын, медикаментлар, медицина китапларын , балаларның привика кәгазҗләрен тикшерде

Яңгырлы көн булуына да карамастан, балалар рәхштләнеп саф һавада уйный иделәр.Балалар белән лагерь тормышы турында сөйләшү үткәрелде

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International