Беренче  мэртэбэ 22 сентябрьдә Саранск шәһәрендә балалар йортларына ярдәм итү һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләү буенча "Балачакны кире кайтару" округ фестиваленә һәм "Идел буеның уңышлы гаиләсе"конкурсына йомгак ясалды.

2018 елның 25 сентябре, сишәмбе

Беренче  мэртэбэ 22 сентябрьдә Саранск шәһәрендә балалар йортларына ярдәм итү һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны социаль адаптацияләү буенча "Балачакны кире кайтару" округ фестиваленә һәм "Идел буеның уңышлы гаиләсе"конкурсына йомгак ясалды.

Проектлар Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле патронаты астында тормышка ашырыла һәм беренче тапкыр Мордовия Республикасында узды.

«Идел буеның уңышлы гаиләсе» округ конкурсында Идел буе федераль округының барлык төбәкләреннән килгән гаиләләр катнашты.

Быел Идел буе федераль округының 14 гаиләсе катнашты: Самара өлкәсе, Пенза өлкәсе

Башкортостан Республикасы, Удмуртия Республикасы, Оренбург өлкәсе, Пермь крае, Түбән Новгород өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Киров өлкәсе һәм Татарстан Республикасы.

 

Татарстан Республикасы данын Яңа Чишмә авылыннан Коноваловлар - Мазманяновлар гаиләсе яклады, «Интернациональ гаилә»номинациясендә җиңүче дипломы һәм акчалата сертификант алды.

Сезне конкурста лаеклы җиңүе белән котлыйбыз, ирешелгәннәрдә тукталып калмаска, һәрвакыт алга барырга,  уңышларга ирешугезне  телибез. Сезгә уңышлар юлында һәрвакыт бәхетле йолдыз балкысын!
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International