18 декабрьдә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советының XIII съезды булды. Әлеге съездда Яңа Чишмә районыннан район башлыгы В. М. Козлов, Башкарма комитет җитәкчесе Р. Р. Фәсахов, район башлыгы урынбасары Н. И. Попкова һәм авыл җирлеге башлыгы катнаштылар. 13 нче съездда күп еллар нәтиҗәле хезмәте һәм республикада җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткәннәре өчен ТР Президентының Рәхмәт хаты Акъяр авыл җирлеге башлыгы Гайнуллин Данияр Сәгыйт улы игълан ителде