20 нче май – Идел көне

2019 елның 21 мае, сишәмбе

2019 нчы елның 21 маенда “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее”енда Шахмай урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучылары белән “Идел көне” дип аталган әңгәмә  булып үтте (10 укучы, сыйныф җитәкчесе). Музей мөдире Гөлнар Камил кызы презентация слайдлары буенча укучыларны  Идел елгасының борынгы заманнарда “Ра” дип аталуы, соңрак Итил, Атил, Атал, Идел, Волга атамалары барлыкка килүе белән, Идел буендагы шәһәрләр, елгада яшәүче җәнлекләр белән таныштырды, әлеге  датаның билгеләнеп үтүе Идел елгасындагы  экологик проблемаларга бәйлелеген ассызыклап үтте.  Әңгәмә барышында укучылар шулай ук Идел елгасының матурлыгы, тыныч киңлекләре язучыларга, рәссамнарга иҗади чыганак буларак хезмәт итүен дә белделәр, шуларның кайберләре   белән таныштылар, сәнгатьле итеп укыдылар. Ахырдан балалар фикер алышуда актив катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International