22 август көнне Горшково авылы мәдәният йортында район Башлыгы В.М. Козлов, прокурор урынбасары Л. Р. Мисбахов катнашында халык белән очрашу булды.
Халык Заозерной урамындагы юлны ремонтлау, балалар һәм яшьләр өчен универсаль спорт мәйданчыгы төзү һ.б. сорауларны бирде. Шул ук вакытта Яңа Чишмә муниципаль районы, шулай ук Татарстан Республикасы җитәкчелегенә район үзәгенә кадәр маршрут автобусы эше өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерделәр.