Парламент дәресләре

2019 елның 23 октябре, чәршәмбе

2019 елның 21 октябреннән бүгенге көнгә кадәр Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан Яңа Чишмә муниципаль районының белем бирү учреждениеләрендә Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы Советы депутатлары катнашында Парламент дәресләре уза.

Депутатлар укучыларга закон чыгару һәм башкарма хакимиятнең дәүләт органнары системасы турында мәгълүмат биреп кенә калмыйча, балаларның фикерләре белән дә кызыксыналар. Шулай ук балаларны активрак булырга, инициативалар белән чыгыш ясарга, үз идеяләрен тормышка ашырырга омтылырга өндиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International