Милли мәктәп директорлары һәм милли мәгариф буенча методистларның республика киңәшмәсе

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

15 гыйнварда  Казан шәһәренең 2нче лицей-интернатта милли мәгариф өчен җаваплы методистлар һәм туган телдә белем һәм тәрбия бирүче мәктәп директорлары өчен киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, аның беренче урынбасары Илсур Һадиуллин,  министрлыкның милли мәгариф идарәсе  башлыгы Лилия Әхмәтҗанова катнаштылар. Безнең районнан киңәшмәдә милли мәгариф буенча методист Нурхамәтова Г.Х., Зирекле лицее директоры Хамәтвәлиев А.М. катнаштылар.

Министр башлангыч һәм төп белем бирү федераль дәүләт белем бирү стандартларына үзгәрешләр кертү буенча зур эш башкарылганын әйтте.

2021 елның 1 сентябреннән яңартылган стандартлар планлы рәвештә тормышка ашырылачак. Министр милли мәгариф өлкәсендә РФ Мәгариф министрлыгы белән тыгыз эш алып барылганын әйтте. «Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү соңгы елларда мөһим мәсьәлә, ул актуальлеген югалтмый. Республика ихтыяҗларын исәпкә алып, Россия халыкларының туган телләрен укыту концепциясенә, юл картасына безнең тарафтан тәкъдимнәр җиткерелде», — диде.

Киңәшмәгә балаларда милли үзаңны тәрбияләү максат итеп куйган җаваплы җитәкчеләр җыелган иде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International