23 апрельдә район мәдәният йортында татар телендә әдәби әсәрләр укучыларның район конкурсы узды.

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

23 апрельдә район мәдәният йортында татар телендә әдәби әсәрләр укучыларның район конкурсы узды. Конкурсның максаты - татар телен һәм әдәбиятын популярлаштыру, татар нәфис сүзенә кызыксыну формалаштыру, татар телен һәм мәдәниятен үстерү, татар классик әдәбиятын татар халкының тарихи-мәдәни байлыгы буларак саклап калу.

 

Конкурс барышында Г.Тукай, Р. Миңнуллин, М. Җәлил, Ф. Яруллин,Ф. Сафин, Р. Вәлиев һәм башкаларның шигырьләре яңгырады.

 

26 конкурсант өч номинациядә һәм өч яшь категориясендә көч сынашты. Конкурсның барлык номинантларына төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Үзләренең концерт номерлары белән Альбин Саматов, Рамил Халиков һәм"Шешминка"хореография коллективы катнашучыларын хупладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International