АЧС –куркыныч бетми… Бу бөтен кешегә дә кагыла!

2016 елның 17 октябре, дүшәмбе

АЧС - угроза остается…  Это касается каждого!

Дуңгызлардагы Африка чумасы бик куркыныч  инфекция. Вирус төрле тирәлек шартларына җайлашкан: җылытуга да, суытуга да, корылыкка да. Туфракта, тирестә, өске катламда бик әйбәт саклана. Бу чирдән дәвалау әле уйлап табылмаган.Чир транспорт аша, эш кораллары, су һәм тирес аша күчә ала

Бу вирус Африка илләрендә йорт һәм кыргый чучкаларда  XX гасыр башында күренә башлаган. Аннан Европа илләренә күчкән. Бу вируска каршы тору мөмкин булмаган

Соңгы елларда бу вирус РФ күп төбәкләрендә пәйда булган.Россиянең 43 төбәгендә  2007 нче елдан бу авыру таралуның  1024 очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә бу вирус тарамаган 38 регион бар.

 АЧС вирусы Норлат районының Сосновка  авылында Максимов В.Н. хуҗалыгында табылган. Аның 59 дуңгызы бар.

ТР президенты указы белән Норлат районындагы 7 авыл һәм 8 күрше район территориясендә бу чиргә каршы тору чаралары күрелә

Чирнең килеп чыгу сәбәбе: хуҗалыкта санитария кагыйдәләре үтәмәү һәм кыргый тирәлек дигән фикер әйтелә. Чөнки бу авыл урман янында урнашкан. Бүгенге көндә чир килеп чыгу сәбәпләрен ЭЭМ һәм ФСБ тикшерә.

Бу чирне бетерү өчен күп хезмәт һәм акча кирәк. Моны белә торып та  нәтиҗә ясамаучыларга дәүләт ветеринария оешмасы тарафыннан 15 беркетмә төзелгән. Болар: Норлат, Яңа Чишмә, Аксубай, Әлки һәм Чистай районнарында. 

Исегезгә төшерәбез җавпсызлык өчен административ һәм җинаять җаваплылыгына тартырга мөмкиннәр.

 

 Дәүләт ветеринария инспекциясе рәисе                                                    Н.Н.Давлетханов                                  

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International