Кош гриппы, куркыныч һаман саклана.

2016 елның 9 декабре, җомга

Кош гриппы, куркыныч һаман саклана .

 

Кош гриппы, кошларның классик чумасы- куркыныч инфекцион авыру. Бу чир ашкайнату системасын, тын юлларын зарарлый һәм үлемгә китерә. Бу чир иң куркыныч чирләр арасына кертелеп карала. Бу чир  кыр үрдәкләреннән күчә ала, чөнки аларда бу чиргә каршы тору көче аз.  

Инкубацион периоды  20 – 30сәгаттән  2 тәүлекккә кадәр. Бу авыру йоккан вакытта күкәй салу азая, күп ашау һәм эчәсе килү күзәтелә. Авыру кошларның канатлары катып тырпайган була. Соңгы стадиясендә кикрик һәм алкааларда үзгәреш күзәтелә. Тән температурасы 43-44 градуска кадәр күтәрелә. Вакцинация үткәрелсә дә күп илләрдә кош-кортлар күпләп юк ителә, вирус таралуын дәвам итә. Ул инде Азия,Кытай, Индонезия, Көнбатыш Европа һәм Россиянең кайбер регионнарында күренә башлады.

Куркыныч чирне җәелдермәс өчен ветеринария хезмәткәрләре түбәндәге чараларны үткәрергә куша.

-йорт кошлары авраганда дәүләт ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

-  кошларны күчерү вакытында  контрольне көчәйтергә;

 -ветеренария хезмәтеннән документлары булмаган тере кошларны сатып алырга ярамый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International