Зирекле халык иҗаты музеенда М.Газымовның ике китабы: “Зиреклем тамырлары. Оешма һәм учрежденийлар тарихы” , “Туган яктан илһам алып... “ җыентыкларын презентацияләү булды.

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

2017 нче елның 19 январендә  Зирекле халык иҗаты музеенда  М.Газымовның ике китабы: туган авылы тарихына багышланган 6нчы  китабы “Зиреклем тамырлары. Оешма һәм учрежденийлар тарихы” , “Туган яктан илһам алып... “ Әлмәт Язучылар Берлеге тарафыннан “Рухият” нәшриятында 2016 нчы елда чыккан җыентыкларын  презентацияләү булды.  

Җыентыкка Әлмәт зонасына кергән  200 авторның, шул исәптә безнең районның 15 авторының да эшләре кергән. Билгеле, без җибәргән бөтен авторларның да әсәрләре җыентыкка кермәгән, 23 автор арасыннан 15ен сайлап алганнар. 2016 нчы елның 7 декабрендә Әлмәт шәһәрендә китапны тәкъдир итү тантанасы булды, һәр авторга китаплар бүләк итеп бирелде. Музейга без җыентыкка әсәрләре кергән авторларны чакырып, чын күңелдән сөйләшү үткәрдек.  

РҮК директоры Гульнур Латыпова :

-Сезгә бу  презентация  нәрсә бирде?- дип турыдан-туры сорады. Бакташ авылыннан Минниса апа Набиуллина:

-Бернчедән, без коллегаларыбыз белән очрашып сөйләшәбез, фикер алышабыз, авторларның китапларын кулга тотып карыйбыз,- диде. Ул җыентыкка кергән «Без – табигатьнең бер гөле» (Мы – цветы природы) шигыре авторы.

Очрашуга шул көнне туган көнен билгеләп үтүче, Яңа Чишмәдән  Лазарева Наталья Федоровна килгән иде. Ул яңа гына язган тормыш турындагы  «Жизнь прожить, не поле перейти»(“Яшәү, кыр аша гына чыгу түгел”) шигырен укыды. Дусларына үзе яраткан җырны да башкарды..

Барлык килүчеләр дә китап турында бары җылы сүзләрен генә җиткерделәр.. Билгеле инде, Мидхәт Газымовның юбилее турында да онытмадылар, аны туган көне белән котладылар, чыгарган җыентыклары өчен рәхмәт белдерделәр.

Очрашуга алдан ук авторларның китапларыннан күргәзмә оештырылган иде.

Бәйрәм мул итеп әзерләнгән табыннар артында дәвам итте. Очрашу барысына да бик ошады. Алар күтәренке кәеф, җан азыгы алып өйләренә таралдылар.

Мидхәт Газымов

20 январь 2017 ел.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International