Татарстанлыларга Росреестр хезмәтләреннән тулысынча файдаланырга мөмкин

2017 елның 20 гыйнвары, җомга

Росреестрның хезмәтләреннән:  регистрация хокуклары һәм кадастр  учеты, шулай ук Бердәм дәүләт күчемсез милек реестры Россия Федерациясенең барлык территориясендә, шул исәптән, Татарстан Республикасында файдалану өчен  тулысынча мөмкин .  Росреестр  дәүләт хезмәтләре күрсәтүне яңа форматта 2017 нче елның 1 январендә көченә кергән “Күчемсез милекне дәүләт регистрациясе” Федераль законы нигезендә башкара.

Татарстанда  Росреестр  документларын алу өчен www. uslugi.tatarstan.ru. сайтыннан  ГБУ "Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне тәкъдим итү өчен күпфункцияле үзәк” кә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әле ун гына көн үтсә дә , ТР Росреестры идарәсенә ЕГРН турында мәгълүмат һәм хокукларны регистрацияләү буенча кадастр учетын алу өчен   60 мең гариза кергән инде.

2017 нче елның 25 январеннән Росреестрның  экстерриториаль  принцибы буенча хезмәт күрсәтүен россиянең барлык территориясендә дә, шул исәптән Татарстанда да булдырырга планлаштыралар.

Бу турыда төгәлрәк мәгълүматны тәүлек дәвамында , бушлай  Росреестр үзәгенең телефоннары  8 800 100 34 34 аша белергә мөмкин.. 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International