2017 нче елның 2 мартында Яңа Чишмә МР да ТР Яңа Чишмә МР Советы кысаларында Җәмгыять Советының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды

2017 елның 3 марты, җомга

2017 нче елның 2 мартында Яңа Чишмә МР да ТР Яңа Чишмә МР Советы кысаларында Җәмгыять Советының киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды. Җәмгыять Советы киңәшмәсендә ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле  Сәрия Сабурская, ТР мәдәният һәм телләрне үстерү буенча Министрлар Кабинеты Аппарат  идарә рәисе Гөлшат Нигматуллина, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов катнашты. Киңәшмәдә дүрт сорау каралды. Яңа Чишмә МР Башкарма комитетының социаль эшләре буенча урынбасары  Семеняк В.Н. “2016 нчы елда  ТР  Дәүләт милли сәясәте концепцииясенең Яңа Чишмә МР үтәлеше һәм 2017 нче елга бурычлар”  темасына доклад ясады. Киңәйтелгән киңәшмәдә Татарстан халыклары  съездына алты делегат сайланды. Шулай ук  җәмгыять Советы  секретаре Мартышова С.В.  Җәмгыять Советының 2016 нчы елда район буенча эшләгән эшләре турында сөйләде.  Җәмгыять Советы членнары 2017 елга эш планын кабул иттеләр. Киңәшмәгә нәтиҗә ясап Нигматуллина Г.Р сүз алды.  Гөлшат Нигматуллина үз чыгышында эшкә бәя биреп кенә калмады, ә республикада телләр буенча эшләнәчәк һәм эшләнгән эшләр турында да сөйләде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International