11-12.03.2013 Чирмешәндә Чирмешән муниципаль районы боксчыларының ачык турниры үтте. Турнирда республикабызның 11 районыннан 100 спортчы катнашты.
Безнең спортчылар искиткеч көрәш күрсәттеләр. Ярымфиналда Некрасов Дмитрий ТР чемпионы һәм ПФО призеры (Приволжский федеральный округ)белән көрәште һәм 3 раундта ул көндәшен нокаутка җибәрде.
Ике көн көч сынашканнан соң түбәндәге нәтиҗәләр билгеле булды:
1урын-Скоков Александр,Некрасов Дмитрий,Туманян Гор.
2 урын-Сөләйманов Раил
Җиңүчеләр медальләр,кубоклар, грамоталар белән бүләкләнделәр. Аларның барысының да трениры Шабалин Леонид Юрьевич.
Егетләрне һәм тренерларын җиңүләре белән котлыйбыз!!!