Яңа Чишмә муниципаль район Советы бинасында Яңа Чишмә районы прокурор ярдәмчесе Р.Р.Гарифуллин катнашында район межведомство комиссиясенең шәхси керемнәре бюджетын артыру буенча киңәйтелгән утырышы булды
Киңәшмәдә түбәндәге сораулар каралды:
Физик затларның һәм предпринимателләрнең налог түләү буенча кайбер кимчелекләре.
Комиссия утырышына бюджетка бурычлары булган оешма җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр чакырылган иде. Комиссия аларның вакытында түләмәү сәбәпләрен тыңлап, һәрберсенә түләү срокларын билгеләде, комиссиягә хәбәр итәргә кушты.