Язгы чәчү якынлаша.

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

Язгы кыр эшләренә санаулы көннәр калып бара. Чәчүгә техника әзерме икән? Кайда нинди кимчелекләр бар. Язмабыз шул турыда. 

 

Районда язгы кыр эшләрендә 300 трактор катнашырга тиеш, 21 мартка шуларның 83% әзер. Тагын 50 тракторны ремонтлап бетерәсе бар.

Чәчүдә эшләү өчен шулай ук  154 культиватор, 163 чәчкеч, 4000 якын тырма һәм 15 чәчкеч җайланма кирәк булачак. 5 чәчкеч җайланмадан кала башка техника инде әзер. Бүгенге көндә механизаторлар  агрегатларны төзекләндерү белән шөгыльләнәләр.

 ООО «Игенче», КФХ «Архангельское», «Зубов В.С.», «Валеев Ф.Р.», «Скоков Н.А.», а/ф «Кулон» һәм «Новая Шешма» хуҗалыкларында трактор  һәм техниканы әзерләү яхшы оештырылган.  КФХ «Суворов Д.А.», «Нурхаметов З.М.», «Анисимов О.А.», «Шакиров А.Т.» әм башка кече КФХларга әле тырышасы бар.

Без район газетасының баш  редакторы Азат Мусин белән  «Валеев Ф.Р.» һәм «Скоков Н.А.» КФХларында булдык, остаханәләрдә ремонт эшләрен бетерү өчен кызу эш алып барыла.

-Чәчүгә  3 трактор  кирәк, лар әзер, эшләргә  механизаторларыбыз бар- ди хуҗалык җитәкчесе Фәргат Валеев. – Орлык җитәрлек. Хәзер ашлама запасы һәм ГСМ туплыйбыз.

«Скоков Н.А.» КФХсы остаханәсе мөдире Николай Янов кирәк булган тугыз тракторның соңгысы ясалып бетүен әйтте.

  • Механизаторларыбыз бик уңган, күп еллар буе эшлиләр, алар белән язгы чәчүне бик тиз башкарып чыгарбыз дип уйлыйбыз,- диде ул.

Беркемгә дә сер түгел “Язгы бер көн ел туйдыра” . Моны бер игенче дә онытырга тиеш түгел. Шуны истә тотып эшләгәндә генә югары уңыш алып булачак.

 

Район авыл хуҗалыгы механизация бүлеге консультанты  Алексей ПУЗИКОВ,  

 

 “Яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International