Авырулардан иң файдалысы

2017 елның 7 апреле, җомга

Үзәк китапханә хезмәткәрләре халыкара сәламәтлек салау көне уңаеннан №2 ГАБОУ «Алексеевский  аграр  колледжы» белән берлектә     

 “Авырулардан иң файдалысы” темасына әдәплелек дәресе үткәрделәр.

Китапханәчеләр сәламәтлек- кеше өчен иң кирәклесе, аны саклау һәркемнең үз кулында булуын аңлаттылар, сәламәтлегеңне сакларга кирәклеген төшендерделәр. Шушы темага караган күргәзмә оештырылган иде. Балалар бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.     

Чара да катнашучылар бик актив булдылар: сорауларга җавап бирделәр, үз фикерләре белән уртаклаштылар. Бик активларга бүләкләр дә бирделәр. Кичәдән барысы да шатланышып таралышты.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International