Вакыт үтә, вакыт үткән саен үткәннәр дә онытыла бара. Мәктәп укучылары сугыш батырлары турында белмиләр дә диярлек. Шуны истә тотып һәр елны мәктәпләрдә балаларга сугыш турында, аның батырлары турында сөйлиләр. Һәр елны музейда Бөек Ватан сугышы темасына багышланган чара үтә. Бүген дә районның туган якны өйрәнү музеенда “Батырлар онытылмый” темасына экскурсия үткәрелде.