Сведения о доходах за 2016 год Исполнительного комитета Новошешминского муниципального района

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Бүген УСЗ "Олимп" залында пенсионерлар арасында “Өченче яшь” Спартакиадасының 1 этабы узды.

Барлыгы 30 ир-ат һәм хатын-кыз катнашты.   Спартакиада биш төр буенча үтте: дартс (ирләр, хатын-кызлар),  пневматик мылтыктан ату (ирләр, хатын-кызлар ), җиңел атлетика (ирләр – 400 м., хатын-кызлар – 200 м.), өстәл теннисы (ирләр, хатын-кызлар) , йөзү(ирләр, хатын-кызлар ). Кискен көрәштән соң җиңүчеләр билгеле булды, алар 2 этап Спартакиадага 19 майда  Казанга район данын якларга барачаклар.

Дартс буенча ирләр арасында 1 урын – Чуаш  Чебоксарыннан Тихонов Василий, хатын-кызлар арасында Яңа Чишмәдән Лосева Нина .

 200 м йөгерүдә хатын-кызлар арасында Черемухово Бистәсеннән Беспалова Любовь , ирләр арасында Чув. Чебоксардан Тихонов Василий ..

Йөзү буенча Яңа Чишмәдән  Кузнецов Виктор беренче, хатын-кызлардан  Шигапова Мария . Өстәл  теннисы буенча ирләр арасында Яңа Чишмәдә Сафонов Сергей, хатын-кызлар арасында Сл. Волчьядан Репина Наталья. Пневматик мылтыктан ату буенча Яңа Чишәдән  Бочарова Екатерина һәм Скоков Александрга тиңнәр булмады.

Барлык җиңүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр бирелде.

Спартакиаданы оештыручылар яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге ДЮСШ һәм ПФР булды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International