Һәр елны язгы кыр эшләре вакытында район мәдәният йорты артистлары игенчеәр янына барып, концерт программасы күрсәтәләр. 2017 нче елның 16 маенда “Ялкын” эстрада төркеме ООО «Сәт – Иле “–“ Новая Шешма” – “Сосновка” бүлекчәсенә барып, концерт күрсәтте.
Алар рус һәм татар телендә мәхәббәт, туган як, җәй турында дәртле җырларын башкардылар. Игенчеләр рәхмәт белдерделәр һәм аларга иҗади уңышлар теләделәр.