Өй салдың. Алга таба нәрсә?

2017 елның 18 мае, пәнҗешәмбе

Яңа йорт салдыгыз ди, аны кайчанга кадәр Росреестрда регистрация үткәрергә, нинди документлар кирәк? Әгәр регистрация ясатмасаң нинди штрафлар түләргә? 

Татарстан Республикасы Росреестры идарәсенә гражданнар күбесенчә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Сорау, билгеле, бик мөһим. Күчемсез милекне дәүләт регистрацияләү бүлеге җитәкчесе Наталья Тимашева бу эшләр җирне алуга хокук бирүдән чыгып эшләнә дип, аңлатма бирә.  

2017 нче елның 1 январендә чыккан №218-ФЗ «Күчемсез милекне дәүләт регистрациясе үткәрү» Федераль законы нигезендә (13.07.2015г), әгәр җиргә хокукы булса, йортка хокукны берьюлы кадастр учетына да, хокукка регистрациягә дә куеп була.  Хәзерге вакытта дәүләт кадастр учеты һәм хокукка дәүләт регистрациясе үткәрү берьюлы эшләнә.Моның өчен  гражданин кадастр инженерыннан техник план төзетергә һәм 350 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләргә тиеш. Әгәр дә  объект кадастр  учетында торган булса, дәүләт хокукны регистрацияләү бүлегенә гариза һәм 350 сум күләмендә пошлина түләргә тиеш.

Пресс-служба

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International