24 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы ДЕПУТАТы МөХАМмәТВәЛи ХөСНеТДИНОВ Яңа Чишмә районы ГРАЖДАНнарын кабул итте. Халык сайлаган депутат янына сораулар белән 9 кеше килгән иде. Кешеләрне беренче чиратта социаль сораулар борчый: торак шартларын яхшырту, пенсия билгеләү, материаль ярдәм күрсәтү һ.б. Депутат барлык сорауларны да язып алды һәм бу сорауларга җавап табарга ярдәм итәчәген белдерде.