Яжа Чишмщ районы башлыгы В.М. Козлова уку елы тщмамлану белщн котлавы.

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Бүгенге көн егет -кызлары фикерләүләре, хезмәт сөюләре, барлык башлангычларда да актив булулары , максатка ирешергә тырышулары белән элекеге укучылардан тамырдан аерылып тора.. Сезнең арада олимпиада җиңүчеләре, төрле конкурсларда, спорт чараларында уңышка ирешкәннәрегез бар. Сез- яшь буын, озакламый районыбыз киләчәген үз кулыгызга алачаксыз. Мин ышанам сезнең җаваплылыгыгыз. Тырышлыгыгыз, энергиягез теләсә нинди эштә дә җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Мәктәптә алган белемнәрегезне озакламый практикада куланачаксыз. Сез аларны максатларыгызны тормышка ашыру һәм куйган планнарыгызны үтәр өчен файдаланырсыз.  Без ышанабыз сез гомерегез буе белем биргән укытучыларыгызны хөрмәтләрсез, онытмассыз дип. Бүген алар сезгә зур ышаныч белән карый, алар сезнең югары биклекләргә ирешүегезгә ышаналар. Мәктәптәге соңгы көн үл тормышның бер битен ябып кую гына. Киләчәктә сез тормышның яңа битләрен ачарсыз, яңа тормышка аяк басарсыз. Сез инде башка бер укытучыга, тормыш дигән укытучыга имтихан бирәчәксез.

Кадерле балалар! Бу бәйрәм көнендә сезгә зур уңышлар телим. Барыр юлыгыз киң, сикәлтәсез булсын. Һәрвакыт яхшы булырга тырышыгыз, беркайчан да бирешмәгез. Туган ягыгыз Яңа чишмә районы турында да онытмагыз. Хәерле юл сезгә! будет гордиться вами. В добрый путь!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International