Яңа Чишмә муниципаль районы Советы бинасында район халкының тормыш шартларын яхшырту һәм керемнәрен төгәл күрсәтүләрен тикшерү өчен межведомство комиссиясенең утырышы булды.

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Яңа Чишмә муниципаль районы Советы бинасында район халкының тормыш шартларын яхшырту һәм керемнәрен төгәл күрсәтүләрен тикшерү өчен  межведомство комиссиясенең утырышы булды. Утырышта район башлыгы  В.М.Козлов та катнашты. Утырышта түбәндәге сораулар каралды:

  1. 20.04.2017 төзелгән беркетмәнең үтәлеше турында информация
  2. 2017 нче елның январь-апрель айларында авыл хуҗалыгы бүлекләренә эшчеләр алу һәм налоглар түләү;
  3. 2017 нче елның январь-апрель айларында җирле бюджетка тулысынча  НДФЛ күчерү;  
  4. Бюджетка милек өчен налог түләүгә тулы анализ ясау.

Комиссия сөт җыючы шәхси эшмәкәрләрдә эшләүче эшчеләрнең эш хакын тикшерү һәм суд приставларының бурычлыларның автотранспортларын алуны оештыруын тикшерергә карар чыгарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International