26-27 май көннәрендә Яңа Чишмә татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Илсөяр Дәүләтшина “Ак калфак” республика оешмасының Башкортстанда узган күчмә пленар утырышында катнашты. Утырышның максаты: милли йолалар тарихын өйрәнү һәм үз шәҗәрәңне төзергә өйрәнү иде. Алар музейда, мәчеттә, күргәзмәләрдә, җәмәгать үзәкләрендә булдылар. Милли юрталарда булып милли киемнәр белән таныштылар.