Хәйруллинның ярдәм фонды балаларга онытылмаслык бәйрәм ясады

2017 елның 2 июне, җомга

РФ Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин 450 яшь татарстанлыны Халыкара Балаларны яклау көне белән котлады.

Быел Хәйруллинның ярдәм фонды балаларга онытылмаслык  бәйрәм ясады

Әлки, Зәй, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Спасс, Чирмешән, Чистай районнарыннан 350 малай һәм кыз Халыкара балаларны яклау көнендә Казан шәһәренә барды. Кызганычка каршы, Аксубай һәм Алексеевский районнар килә алмады, аларның бүләкләре җибәрелергә әзерләнә.

Балалр килеп җитүгә аларны 17-катлы «Гранд Отель Казань» кунакханә комплексына алып барып ашаттылар.. аннан соң Курчак театры янында оештырылган бәйрәмгә бардылар. Төрле әкият геройлары белән бергә җырладылар, биеделәр. “Әкият” театрында булу укучыларга искиткеч тәэсир итте. Алар анда «Волшебник Изумрудного города» әкиятен карадылар. Тамаша ахырында балаларга бүләкләр тапшырдылар.  

Мондый  экскурсияләр инде традициягә әйләнде. Ел саен «Фонд Хайруллина»малайларны һәм кызларны шулай шатландыра.  .

Бу чараны оештыру өчен депутат Айрат Хайруллин шәхси акчаларын тота.

- Без мондый чараларны балалрга күңелле булсын, аларда киләчәккә ышаныч булдыру өчен оештырабыз,- дип сөйли фонд  директоры Ирина Волостнова.

 Айрат Хайруллин исә мондый чаралар оештыру анарга искиткеч канәгатьләнү тудыра, ди.   Хайруллинның ярдәм күрсәтү фонды килүче балалрга гына түгел, ә Әлки районында яшәүче 100 авыру балалага да бүләкләр әзерләп, җибәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International