Бүген Яңа Чишмә МРның хокук бозуларны профилактикалау комиссиясе утырышы булды, утырышта комиссия рәисе урынбасары
Р.Р. Фасахов та катнашты.
Утырышта түбәндәге сораулар каралды.
1. “ТР җәмәгать урыннарында тәртип саклау” РТ №33-ЗРТ Законының үтәлешенә күзәтү ясау. Җирле үзидарәләрдә шушы күзәтүне оештыручы җаваплы затларның эшчәнлеген тикшерү.
2.Балаларның күмәк ял итү урыннарында җәмәгать тәртибен саклау, аеруча БСЛ «Факел»да.
3.Җәйге ял вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру..
Түбәндәге сораулар каралгач, конкрет бурычлар куелды, үтәлү вакыты билгеләнде. .