Район башлыгының Ураза бәйрәме белән котлавы!

2017 елның 24 июне, шимбә

Хөрмәтле мөселманнар!

 

       Сезне чын күңелдән Рамазан ае тәмамлану, Ураза бәйрәме белән котлыйм!  Бу –изге көн, ул- ислам традицияләрен һәм кешеләрнең рухи байлыгын күрсәтүче көн. Бу көн күңелләр чисталыгын, тынычлык һәм кешелеклелек сыйфатларын чагылдыра, кешеләрне изге эшләр башкарырга чакыра. Бүгенге аңлашылмаучылык көчле булган заманда, төрле халыклар диненә хөрмәт белән карау, бергәләп аңлашып яшәү бик мөһим. Безнең Яңа Чишмә районы халкы дус-тату, бер-берсе белән аңлашып яши.

          Без һәрвакыт тынычлыкта яшәдек һәм яшибез, үзебезнең тырыш хезмәтебез белән илебез үсешенә зур өлеш кертәбез

Бу бәйрәм сезнең йортыгызга күңел тынычлыгы, уңышлар алып килсен. Барыгызга да ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет-шатлыклар телибез!

           

    Яңа Чишмә     муниципаль районы башлыгы                                                                                        В.М. Козлов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International