Минздрав эсседә үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлата

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Татарстанга көтеп алынган җәй килде, җәй белән беогә аның эсселәре дә килде. Шуңа күрә ТР  Минздрав пресс-службасы табиблары балаларны кояш сугу һәм эсседән ничек сакларга кирәклеген аңлата.  

Эссе көннәрдә балалрга 11 дән 17 сәг кадәр урамга чыкмаска киңәш ителә. Чыккан очракта өсләренә киң нечкә, аксыл  тукымадан тегелгән кием һәм башларына кияргә кирәк. Во время жары детям лучше не находится на открытом солнце с 11 до 17 часов. Машинада һәм кондиционерлы бүлмәләрдә һава температурасы  +22-23 С градустан түбән булырга тиеш түгел.

Күп су эчәргә,  рационнан майлы, кыздырган, баллы ризыкларны алып атып, яшелчә, җиләк-җимеш, балык һәм кош ите, җиңелчә салкын аш ашарга кирәк. Бүлмәләрне җилләтергә дә онытырга ярамый, тик тәрәзәләре ачык бүлмәдә балаларны ялгыз гына калдырмагыз.

Эссе сугуның билгеләре: тән тиресе кызару,  температура күтәрелү, хәлсезлек, еш сулау, косасы килү, авыр очракларда көзән җыеру һәм хуштан язу. Шундый билгеләр күренсң, баланы чишендереп яткырырга, дымлы чүпрәк белән сөртергә һәм һәр 5-10 минут саен су эчерергә кирәк. Аңын югалткан вакытта тиз арада 03 яки 103 телефоны аша Ашыгыч ярдәм машинасы чакырырга кирәк. https://kazanfirst.ru/online/417375


“яңа Чишмә хәбәрләре” газетасы сайты. "

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International