Ел саен җәй аенда Азнакайда төрки халыкларның Халыкара фольклор фестивале «Чатыр тауда жыен» үтә.

2017 елның 14 августы, дүшәмбе

Ел саен җәй аенда  Азнакайда төрки халыкларның Халыкара  фольклор фестивале «Чатыр тауда жыен» үтә. 11 августта   Чатыртау тавында Татарстан Республикасының 15 районыннан , Башкортстан Республикасыннан биш районнан төрки халыкларның   фольклор коллективлары , шулай ук  әрмән, чуаш, дагестан диаспорысы вәкилләре дә чыгыш ясады.Безнең район данын Тубылгытау МЙ «Ак калфак» ветераннар вокаль ансамбле яклады.  (җит. А.Ю. Вафина).

Фестивальгә почетлы кунаклар ТР Дәүләт Советы рәисе  Ф.Х.  Мөхәммәтшин, ТР Мәдәният министры урынбасары   Г.А. Шарипова,  «Татнефть» җәмгыяте рәисе дә килгән иде. 

Баарлык вокаль һәм инструменталь ансамбльләр, хореографик коллективлар – иске җырларны җырладылар һәм төрле йолалар күрсәттеләр. Фестивальдә шулай ук кул эшләреннән күргәзмә, иске татар, башкорт, рус, чуаш, әрмән, казах, тадҗик йорты ишегалды күренеше, аларның милли сәнгате күрсәтелгән иде. 

Фестивальдә катнашучыларның барысы да  дипломнар һәм  сувенирлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International