Бүген Яңа Чишмә муниципаль районы Советының 28нче утырышы булды

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Совет утырышында катнаштылар:

1.Павлова Ольга Ивановна – Россия Федерациясе Федераль Собраниясенең җиденче чакырылыш Дәүләт  Депутаты;  

2. Зарипов Илгизәр Наилевич –Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү идарәсенең баш киңәшчесе. 

Хөрмәтле депутатлар!

Муниципаль район  Советы утырышында Башкарма комитет рәисе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре,  район судьясы, район прокуроры,Яңа Чишмә муниципаль районы  полиция бүлеге башлыгы,  социаль сфера да эшләүче җитәкчеләр, оешма, учреждений җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы бүлеге җитәкчеләре,шәхси эшмәкәрләр, җәмәгать оешма җитәкчеләре, район мөхтәсибе һәм настоятель , район мәгълүмат чаралары. 

Утырышның көн тәртибе:  

 1. Туфракны саклау турында информация, Яңа Чишмә  муниципаль районында 2017 нче елда җир ресурсларыннан  рациональ файдалану һәм 2018 нче елга бурычлар.

2. “ 2015-2016 нчы елларда Яңа Чишмә муниципаль районында дәүләт милли сәясәтен реализацияләү” муниципаль программасын реализацияләү һәм 2017 нче елга бурычлар.

3.”2016-2020нче елларда Яңа Чишмә муниципаль районында “Сәләтле балалар”” программасын 2017 нче елда гамәлгә ашыручы төп чаралар һәм   2018 нче елга бурычлар .

4. “ 2015 нче ел 18 март № 42-247 ТР Яңа Чишмә муниципаль районы Советы раслаган “ Татарстан республикасы Яңа Чишмә муниципаль оешмасы Уставына үзгәрешләр кертү”

5. «Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы бюджетына физик затлардан керем өчен алына торган налог күләмен 2018 һәм планлы 2019, 2010 елларда муниципаль районнарга бюджеттан тәэмин ителешне тигезләү өчен бирелә торган дотацияне алыштыру турында килешү төзү

 

6. Яңа Чишмә муниципаль районы Советы тарафыннан «16.06.2010 г. № 46-282 кабул ителгән “Яңа Чишмә муниципаль районы бюджетыннан файдаланучы юридик затларга, шәхси эшмәкәрләргә,товар җитештерүче затларга субсидия бирү турында нигезләмә” не  гамәлдән чыгару.

7. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы  Советының 2016 нчы ел 14 декабрендә расланган № 20-104 килешүенә  Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы  муниципаль милкен   приватизацияләү планына үзгәрешләр кертү. 

8. Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль районы территориясендә объектларны дәүләт экология экспертизасы җәмәгать тикшерүе тәртибен кабул итү.  

9. Яңа Чишмә муниципаль районы  Советының 2008 нчы ел 15 февралендә расланган № 23-143 “ Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләренә, ягъни депутаталар хезмәте һәм үзидарәләргә сайланган затларга хезмәт хакы түләү нормативлары” килешүенә үзгәрешләр кертү.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International