Символлар

Яңа Чишмә муниципаль район гербы

“Аркылыга кызыл һәм зәңгәр төсләр кисеп үткән, урта өлеше кирпеч белән капланып, өске ягы исә тешле стенаны хәтерләткән, өстә кылыч, ә аста чуртан балыгы сурәтләнгән фонда барлык фигуралар да көмеш белән йөгертелгән”.

Районның хәрби символикасын саклык, сизгерлек символы булган чуртан рәсеме дә тулыландыра. Шулай ук чуртан район территориясендә урнашкан һәм шунда яшәүчеләргә актив төстә балык тоту белән шөгыльләнергә мөмкинчелек бирүче Шушма елгасы һәм күлләрнең (фонның зәңгәр төс алган өлеше) байлыгы турында да искә төшерә. Көмеш-чисталык, камиллек, татулык һәм үзара аңлашу символы. Кызыл төс – батырлык, егәрлек, хезмәт һәм матурлык символы. Зәңгәр төс – рухи, намуслылык, ихтирамлылык символы.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль  район Советы карары (18 февраль 2006 ел, № 6-47) белән расланган. 2268 номерлы Рәсәй Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына, 40 нчы номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.



Яңа Чишмә муниципаль районы әләме

“Яңа Чишмә районы әләме – 2х3 зурлыгында, горизонталь буенча өч полосага бүленгән турыпочмаклы тасма: кызыл полосада  горизонталь рәвештә ак төстә – кылыч, ак полоса корылма белән тешле стена формасында, ә зәңгәр полосада ак төстә чуртан сурәтләнгән. Кызыл полосаның (чыгып торган урыннарсыз), тешле чыгып торган урыннардан торган өлешнең, ак полосаның (чыгып торган урыннарсыз) һәм зәңгәр полосаның киңлек чагыштырмасы – 33:5:25:27”.

Район әләме гербка нигезләнеп эшләнгән.

Татарстан Республикасы Яңа Чишмә муниципаль район Советы карары (18 февраль 2006 ел №6-48) белән расланган. 2269 номерлы Рәсәй Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына, 41 нче номерлы Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелгән.

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 19:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International