Яңа Чишмәдә бөтен халык яраткан бәйрәм - Сабантуй - 2019 узды

2019 елның 11 июне, сишәмбе

8 июнь дә районкүләм бәйрәм Яңа Чишмә табигатенең иң матур урынында - Попов почмагында узды.

Бәйрәм башланганчы мәйданда матур костюмнарда яңачишмәлеләр һәм күп санлы кунаклар алдында балалар һәм мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясадылар. Беркемне дә битараф калдырмаган зур музыкаль чара күрсәтелде.

Бәйрәм белән кунакларны һәм яңачишмәлеләрне район башлыгы  В.М. Козлов һәм Президент исеменнән И.Н.Гущин кайнар котладылар, шулай ук мәскәүлеләрнең котлауларын Феликс Җамалиев җиткерде.

     Җитештерүнең барлык тармаклары буенча алдынгыларны, районның оешу башында торган  ветераннарны котлау тантанасы булды.

Район территориясендә яшәүче рус, татар, чуваш, крәшен, әрмән милли йорт күренешләрен күрсәтү кунакларкны үзенә тартып торды.

Аларның һәркайсы теге яки бу халыкның милли традицияләрен һм күренешен күрсәтергә омтылды. Көн дәвамында бизәлгән 5 йорт-хуҗалыкларны Сабантуй кунаклары, милли оешмалар,  җирле халык бик теләп карадылар һәм таныштылар. Ашамлыклар да бу йортларда милли традицияләргә нигезләнеп  әзерләнгән иде.

Ат чабышларында 9 узышчы катнашты, аларның күбесе Н.И Скоковның татар ат заводыннан, Аксубай районының «Актай» ҖЧҖ нән һәм Киров өлкәсеннән иде. 4 әйләнештә (заезда) Петропавел бистәсеннән «Дударь» исемле чабышкысында (рысак) Николай Скоков кубокны отты. Атлар узышында 7 ат катнашты. Җиңүне Лашманка авылыннан «Адмирал» кушаматлы атында Данияр Гайфетдинов яулады.

Сабантуйда традицион халык уеннары күп тамашачыны җыйды.

Авыш киртә башына бәйләгән тәкәне чишеп алу Яңа Чишмәдән Рәфис Якуповка мөмкин булды. Бүләкләр куелган вертикаль багана башына менү – иң озак һәм хәлдән тайдыргыч ярыш булды. Бу төр ярышта Яңа Чишмәдән Виталий Засадихин һәм Акъярдан күптәнге чемпион Рамил Халиков җиңүчеләр булды.

Өлкәннәр үзләренең җитди уеннарында җитди призлар өчен ярышкан вакытта, Сабантуйның кечкенә призлары өчен балалар көрәште. Күзләрне бәйләп чүлмәк ватарга теләүчеләр озын чиратка тезелделәр. Чүлмәкләр ватыла торса да, чират кәмемәде.

Шундый ук теләк белән кашыкка йомырка куеп узышу, капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу, бүрәнәдән капчык белән көндәшеңне бәреп төшерү, таяк тартышу, савыттагы катыктан тиен акча эзләү ярышлары кызыклы узды. Кайчагында аларга өлкәннәр дә кушылып китте, үзләренең яшьлекләрен искә төшерделәр.

Канат тартышуга олылар бик теләп катнашты. Бу төрдә Чертуш хатын-кызлар командасы, ир-атлар тартышында Яңа Чишмә командасы  җиңүче булды.

Быелгысы елның Сабантуй абсолют батыры булып спорт мастеры, билбау көрәше буенча дөнья чемпионы, милли көрәш буенча ярышларның күп тапкырлар җиңүчесе булган Чертуштан Мусин Булат калды. Ул матур көрәш күрсәтте һәм барлык бәйгене дә чиста отты.

Традицион приз-тәкә Булат җилкәсенә салынды. Район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Яңа Чишмә районы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фасахов барлык җиңүчеләрне кайнар котлады һәм аларга призлар тапшырды.                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                                               

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International