Новопоселенная Лебедка авылында халык җыены

2019 елның 22 августы, пәнҗешәмбе

2019 елның 21 августында Новопоселенная Лебедка авылында Яңа Чишмә муниципаль районы Башлыгы В.М. Козлов һәм Красный Октябрь авыл җирлеге Башлыгы В. В. Захаров катнашында гражданнар җыены булып узды.  Халык алдында В.В. Захаров авыл җирлеге территориясендә 2014-2019 елларда республика программаларын һәм үзара салым турында чыгыш ясады.

Фикер алышу барышында халык иң якын арада хәл ителергә тиешле сораулар бирде.

Шулай ук халык район үзәгенә кадәр маршрут автобусының эше өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International