15 сентябрь көнне район мәдәният йортында «Чикләрсез балачак»район фестивале булып узды.

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

Бу көн очраклы гына сайланмаган, чөнки бүген бөтен республика буенча «Татарстан Варислары Берлеге»балалар оешмасының туган көне билгеләп үтелә. Чарада бүген бөтенроссия, республика һәм муниципаль олимпиадаларда һәм конкурсларда иң актив катнашучыларны, иҗтимагый оешмалар активистларын хөрмәтләделәр. Фестивальдә катнашучылар арасында район башлыгы грантына ия булучылар да аталды. Аларга 5000 сумлык сертификатлар тапшырылды. Грамоталар, бүләкләр һәм сертификатлар белән 120дән артык бала бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International