«Рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

2020 елның 17 октябрендә дөнья күләмендә «Рус теле буенча «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясе узачак.

Тоталь диктант - бөтен дөнья буенча бер көндә (сәгать поясына төзәтмә белән) барлык теләүчеләр өчен ирекле бушлай диктант. Татарстан Республикасында акцияне филологлар Советы һәм координаторларның инициатив төркеме белән берлектә Татарстан Республикасының «Мәдәният һәм диалог үзәге» яшьләр оешмасы оештыра. Акциянең төп максаты - яшьләрне һәм тулаем халыкны рус телен популярлаштыру һәм грамоталылыкны арттыру мәсьәләләренә җәлеп итү. Акциянең девизы: дөрес язу - бу модалы!

Тоталь диктант 2004 елдан бирле үткәрелә. 2019 елда акциядә 91 мәйданчыкта 6 меңнән артык кеше катнашты, ә диктант дикторлары - республиканың танылган кешеләре, алар арасында халык артистлары, депутатлар, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, популяр телеканаллар, радиостанцияләр һәм башкалар. Безнең районда әлеге мәйданчык «Яңа Чишмә урта мәктәбе» МББУ базасында оештырылган иде, анда 65 катнашучы үзләренең грамоталы язу осталыкларын тикшерде.

Гомуми белем бирү оешмалары базасында оештырылган мәйданчыкларда массакүләм чаралар үткәрү буенча чикләүләр кертелү сәбәпле, быел укучыларның, аларның ата-аналарының һәм укытучыларның рус теле буенча Тоталь диктантта катнашуын тәэмин итү бары тик үз мәктәпләрендә генә мөмкин. Яңа Чишмә районында мәйданчыклар Яңа Чишмә гимназиясе, Яңа Чишмә урта мәктәбе һәм Ленин урта мәктәбе базасында оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International