Татарстанда «Милли мультfest " Республика балалар кинофестивале узачак»

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстанда «Милли мультfest»Республика балалар кинофестивале узачак. Анда катнашу өчен татар телендә анимацион мультфильмнар кабул ителә. Бу хакта «Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы комиссия утырышында хәбәр итте.


«Без Республика балалар кинофестивален игълан итәбез. Аны депутат Рамил Төхвәтуллин үткәрергә тәкъдим итте. Кинофестиваль тамашачылар мәдәниятен үстерүгә, анимацион фильмнар ясау аша балаларның һәм яшүсмерләрнең рухи, интеллектуаль өлкәсен баетуга ярдәм итүгә юнәлдерелгән", - дип сөйләде докладчы.

Айтуганова сүзләренә караганда, Татарстанның кайбер районнарында бу юнәлештә эш алып барыла, әмма мондый фестиваль республикада әле үткәрелмәгән.


"Өч этап каралган. Сайлап алу турлары бу елның 1 ноябреннән 2021 елның 30 гыйнварына кадәр узачак. Зона этаплары өч зонада, ә аннары ярымфинал булачак. «Мир» кинотеатры мәйданчыгында, Балтач, Арча, Аксубай, Питрәчтә балалар нәрсәгә сәләтле икәнен күрсәтәчәк. Өченче этап, финал 26 апрельдә Казанда узачак», - дип билгеләп үтте «Татаркино»директоры.

Аның составына сценаристлар, режиссерлар, операторлар, кинотәнкыйтьчеләр һәм башка белгечләр керәчәк.

Беренче урын өчен — 100 мең сум, икенче урын өчен — 70 мең сум һәм өченче урын өчен 50 мең сум күләмендә премия каралган.

"Татар-Информ" мәгълүмат агентлыгы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International