Сәләтле балаларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, укучыларның интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерү, фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә кызыксыну уяту максатыннан, 12 ноябрьдән районда 2020-21 уку елында мәктәп укучыларының бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы үткәрелә. Астрономия, рус теле, математика, экология, тарих, сәнгать һәм хокук буенча олимпиадалар узды инде. Зирекле лицее, Яңа Чишмә гимназиясе, Ленин, Черемухово, Яңа Чишмә, Өтәшкә һәм Яңа Чишмә башлангыч мәктәпләре укучылары олимпиадаларда яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр.