"Вакытыннан Башка" Бөтенроссия иншалар конкурсының төбәк этабы дәвам итә»

2021 елның 19 гыйнвары, сишәмбе

Анда катнашу өчен Россия Федерациясе һәм Беларусь Республикасы гомуми белем бирү оешмаларының өч категориясе – 5-7, 8-9 нчы сыйныф укучылары һәм 18 яшьтән өлкәнрәк булмаган, урта гомуми белем алучы укучылар чакырыла. Конкурсның оештыру комитетын Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов җитәкли.

Конкурста катнашучыларга 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекне саклау һәм мәңгеләштерү белән бәйле мәсьәләләрнең берсен карарга тәкъдим ителә:

Россия Федерациясе субъекты, шәһәр яки торак пункт тарихында Бөек Ватан сугышы вакыйгаларының чагылышы;
Бөек Ватан сугышына багышланган мемориал яки музей төзү тарихы;
Конкурста катнашучы гаилә тарихында Бөек Ватан сугышы;
Бөек Ватан сугышы елларында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның яки тыл хезмәткәрләренең биографияләре;
фронтовик язучылар һәм шагыйрь-фронтовиклар иҗаты;
Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән һәм аңа багышланган музыкаль әсәрләр, китаплар, документаль һәм нәфис фильмнар;
эзтабарлар отрядлары һәм волонтерлык оешмалары эшчәнлеге һәм яшьләрнең Бөек Ватан сугышы турындагы истәлекләрне саклау һәм мәңгеләштерү буенча чараларда катнашуы.

6
Конкурсның федераль этабында (2021 елның 16 мартыннан 15 апреленә кадәр үткәрелә) Россия Федерациясенең һәр субъектыннан төбәк этабында өч җиңүче (укучыларның һәр өч категориясе буенча) катнаша.

Абсолют җиңүче булып федераль этапның максималь балл җыйган өч финалисты чыгыш ясаячак. Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар иншалары җыентыгы басылачак.

Призерларга һәм җиңүчеләргә дипломнар тапшырыла. Конкурсның Оештыру комитеты җиңүчеләр өчен өстәмә кызыксындыру формалары билгеләргә хокуклы.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат-рәсми сайтта .

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International